- Оркыя апа, Оркыя апа! - урамнан яңгыравыклы балалар тавышы ишетелде, - хәрбиләр улыгызны армиягә алып китә! Оркыя, бөтен эшен ташлап, иске авыл мәчете каршындагы «мәйдан»га йөгерде. Анда, Бакалы авылы хәрби комиссариаты офицеры Кораллы Көчләр сафларына чакырылырга тиешле егетләрне бер шеренга итеп тезгән.
Беренче булып сафта Мөкамил, аның 16 яшьлек улы, басып тора, биш егетнең иң өлкәне. Дулкынланган ана хәрбигә, бу хата, аның улына нибары уналты гына, дип мөрәҗәгать итә. Мөкамил үзенең яшенә ике ел өстәп, хәрби комиссариат хезмәткәрләренә үзен 18 яшьлек дип әйткән булып чыга. Мөкамил 1941 елдан бирле әтисе Миргасыйм Кәлимуллин, Ленинград фронтында әтисенең энесе - яраткан абыйсы, Яңа Балыклы мәктәбе укытучысы булган Яхъя Кәлимуллин сугышкан яу кырына омтыла.
Бакалы районының Иске Балыклы авылыннан 16 яшьлек Мөкамил сугышчылар әзерләгән Тоцкий хәрби лагерена эләгә. Берничә ай хәрби тактикага ныклап өйрәтелгәч, аларны төнлә хәрби тревога буенча күтәрәләр. Яңа дусты - Үмер авылыннан Григорий Платонов белән алар тулы сугышчан экипировкада төнге марш-броск үтәләр. Аннан соң озак кына эшелонда баралар. Бу эшелонда аларны авылдашы, Иске Балыклы авылыннан өлкән иптәше сержант Шайбак Зыязетдинов озатып бара.
Берничә көннән соң гына Ерак Көнчыгышка баруларын беләләр. Анда барып җиткәч, якташ дусты Гриша белән юллары аерыла, егетләр төрле урыннарга эләгә.
Яшь Мөкамил авыр сугышны үз күзләре белән күрә. Берлин алынганнан соң көнбатыштан килгән тәҗрибәле сугышчылардан өйрәнә. Руслар өчен михнәткә һәм горурлыкка әйләнгән Порт-Артурга, аннан соң Ляодун ярымутравы читендәге Дальний (Дайрен) портына кадәр барып җитә. Японнарның төп көчләре тар-мар ителә, һәм 1945 елның 2 сентябрендә Япония капитуляция ясый. Һәр кызылармияченең һәм кызыл флотчының йөрәген чиксез шатлык били: сугыш тәмам, Җиңү! Кытайда шундый бәхетле көннәрнең берсендә Мөкамилне командир үзенә чакыртып ала, елмаюын куе мыегы астына яшереп кенә: «Сиңа килделәр, кем икәнен үзең күрерсең!» - ди. Подразделение урнашкан урыннан йөгереп чыккач, үз күзләренә үзе ышанмый тора, бу ничек мөмкин, шундый хәл була аламы соң! Зур Кытайда, күп кеше яшәгән Дайренда, аның каршында кыю солдат, Бөек Ватан сугышы батыры, үз вакытында финнарны, аннары гитлерчыларны, аннары самурайларны кыйраткан авылдашы Әкрәм абый Фәррәхов басып тора.
Ул авылдашының киң кочагына ташлана, күзләренә яшь бәреп чыга... «Я, я, Мөкамил, булды, – ди йомшак кына Әкрәм абый, - иң мөһиме, без җиңдек һәм исән калдык!». Баксаң, Әкрәм абыйга өеннән Кытайда Порт-Артурда Оркыяның өлкән улы, үсмер Мөкамил да сугышуы турында хат язганнар. Шуннан соң Әкрәм аны эзли һәм японнарны җиңгәннән соң барыбер таба. Бу очрашу турында истәлекне аларның икесе дә гомер буена саклый.
Тиздән Кораллы Көчләр сафларыннан демобилизацияли башлыйлар. Сугышчылар тыныч тормышка, халык хуҗалыгын тергезергә кайта. Бу демобилизациягә Мөкамил эләкми, яшь булганлыктан, алга таба хезмәт итәргә калдыралар. Ватан аның кебек тәҗрибәле яшь кадрларны армиядә калдыра һәм шул рәвешле күп дистә елларга үз хәвефсезлеген тәэмин итә. Гомумән алганда, Мөкамил җиде ел хезмәт итә.
Берзаман, балалар уйнаган һәм читән аша хуҗалык эшләре белән шөгыльләнгән йорт каршына бричка килеп туктый. Аннан хәрби форма кигән төз гәүдәле, күкрәгенә медаль таккан бер егет җиңел генә сикереп төшә. Ул чиста рус телендә (авылда ул вакытта барысы да рус телен белми әле) юлдашларына рәхмәт әйтә. Оркыя боларны тын алмый карап тора, аннары бу яшь кешегә ташланып, аны кочаклап үбә башлый. 1946 елда сугыштан кайткан ире Миргасыйм аңа: «Нинди рус адәмен кочаклыйсың анда?», - дип дәшә. Ниһаять, яшь кеше елаган әнисен култыклаган көе Миргасыйм янына килеп: «Мин синең улың, әти!», - ди. Миргасыйм улын танымый, чөнки 1941 елда ул сугышка киткән вакыттан 11 ел үткән. Ул вакытта Мөкамил әле малай гына була. Әтине һәм улны сугыш менә шулай аера. Улының кайтуы әти-әнисе, сеңелләре һәм энеләре өчен зур шатлык була…
Авыр еллар була, бик авыр еллар. Ләкин алар хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен каһарманлык, көч һәм өметнең саекмас чыганагы булып тора.
Риф КӘЛИМУЛЛИН, Уфа шәһәре.