+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Зур сугыш юлы узган

Безнең бабайларыбыз, картбабаларыбыз, якыннарыбыз, якын һәм ерак туганнарыбыз төрле фронтларда дош-манга каршы көрәшеп, Ватан алдында үз бурычларын үтәгәннәр. Берәүләр яу кырында башларын салган, икенчеләре исән-сау әйләнеп кайткан һәм илне җимереклектән тергезү өчен көрәшкә керешкән.

Безнең бабайларыбыз, картбабаларыбыз, якыннарыбыз, якын һәм ерак туганнарыбыз төрле фронтларда дош-манга каршы көрәшеп, Ватан алдында үз бурычларын үтәгәннәр. Берәүләр яу кырында башларын салган, икенчеләре исән-сау әйләнеп кайткан һәм илне җимереклектән тергезү өчен көрәшкә керешкән.

Ветераннарның берсе турында Альбина ШӘЕХОВА сөйли.

. Бу минем бабам Шәңгәрәев Әхияретдин Шәңгәрәй улы. Мин белгәндә ул исән иде әле. Кызганычка каршы, 22 ел инде ул янәшәбездә юк, әмма сугыш, сугыштан соңгы авырлыклар турында сөйләгәннәре һаман хәтердә, аның гади эшчән тормышы әле дә күз алдында.

Бабам Кораллы Көчләрдә хезмәтен 1941 елның ноябрендә башлый. Ул тимер юл полкына билгеләнә. Бомбага тотулар, хәрби техника төялгән эшелоннарны саклау, юлларны ремонтлау һәм башка бик күп эшләр башкара. Бабай авыр минутларда бер-берсенә ярдәм итүләрен исенә төшерә иде. Кырыс солдат көннәрен уен-көлке, зирәклек, тиздән җиңүебезгә ышаныч җиңеләйткән. 1943 елның февраленнән ул сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша. Җиңүгә кадәр, дошман Германиясе капитуляцияләнгәнгә кадәр сугышкан. Сугыш тәмамлана, әмма хезмәте дәвам итә. Башка соединениеләр составында полкны бөтен Русия аша Көнчыгышка җибәрәләр, анда Япония белән сугыш бара, ул тиздән безнең армия җиңүе белән тәмамлана. 1945 елның сентябрендә сугышчан хәрәкәтләр тәмамлана, әмма өенә бабай 1946 елның декабрендә генә кайта, Монголиядә аерым батальонда хезмәт итә. Сугыш юлын ахырына кадәр уза. Аның батырлыгы күпсанлы сугышчан һәм юбилей медальләре белән билгеләнгән.

Туган ягына кайткач, баштанаяк эшкә чума. Тырыш, намуслы, җаваплы кеше булганга, кыенлыклардан курыкмый. Озак еллар Бөгәбаш балалар йортында завхоз булып эшли, намуслы хезмәте белән мактау һәм хөрмәт казана. Балалар йорты ябылганнан соң туган авылы Иске Куянга кайта һәм төзелеш бригадасында балта остасы булып эшли башлый, аннан лаеклы ялга китә.

Әбиебез Гыйльмеҗиян Насыйровна белән бергә 59 ел тату гомер кичерәләр, алты бала үстерәләр, алар бар да тормышта үз урыннарын тапканнар, әти-әниләрен куандырып, аларга ярдәмләшеп яшиләр.

Без, аның балалары, 10 оныгы һәм 22 оныкачы, әби-бабабыз белән горурланабыз, аларга рәхмәтлебез, алар турында истәлек һәрвакыт безнең йөрәкләрдә яшәр.

Читайте нас: